
Быел безнең алда җитди сайлаулар тора! Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәге сайлаулар үткәреләчәк:
-
Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар;
-
28 нче бер мандатлы Түбән Кама округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар;
-
37 нче бер мандатлы Алабуга округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлаулар;
-
муниципаль берәмлекләрнең (авыл җирлекләренең, шәһәр советларының, Казан шәһәр Думасының) вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар.
-
-
Татарстанның кайсы районында яшәүчеләр тавыш бирәчәк?
Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда – республика территориясендә теркәлгән балигълык яшендәге Россия гражданнарының барысы да.
28 нче бер мандатлы Түбән Кама округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутат сайлау буенча өстәмә сайлауларда – түбәндәге районнар территорияләрендә балигълык яшендәге Россия гражданнарының барысы да:
-
Аксубай районы,
-
Алексеевск районы,
-
Әлки районы
-
Зәй районы,
-
Түбән Кама районы,
-
Яңа Чишмә районы,
-
Нурлат районы,
-
Спас районы,
-
Чирмешән районы,
-
Чистай районы
37 нче бер мандатлы Алабуга округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлауларда – Алабуга шәһәрендә һәм Алабуга районы территориясендә теркәлгән балигълык яшендәге Россия гражданнарының барысы да.
Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларда – Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре, шулай ук 38 шәһәр һәм 873 авыл җирлеге территорияләрендә теркәлгән балигълык яшендәге Россия гражданнарының барысы да.
СЕРВИСНЫҢ БАШКА БҮЛЕКЛӘРЕ