ТР ҮСК ничек мөрәҗәгать итәргә
ТР ҮСК ничек мөрәҗәгать итәргә

Ай саен Татарстан Үзәк Сайлау Комиссиясе рәисе Андрей Станиславович Кондратьев 2020 елда Татарстан Президентын сайлауларга, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең (авыл җирлекләренең, шәһәр советларының, Казан шәһәр Думасының) вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларга, 28 нче бер мандатлы Түбән Кама округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутат сайлау буенча өстәмә сайлауларга, 37 нче бер мандатлы Алабуга округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлауларга әзерлек барышында сайлау законнарының үтәлеше сораулары буенча "кайнар линияләр" үткәрә.


Әйдәп баручы республика, муниципаль һәм район массакүләм мәгълүмат чараларында расписаниенең басылып чыгуын күзәтегез.


Әгәр сайлау законнарының үтәлеше буенча соравыгыз бар икән, сез һәрвакытта да Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә Интернет-кабул итү бүлмәсе аша мөрәҗәгать итә аласыз: https://izbirkom.tatarstan.ru/rus/priemnaya.htm


Сез шулай ук язмача да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, моның өчен гаризагызны түбәндәге адреска юллагыз: Батурин ур.,  7Б йорты, Казан ш., Татарстан Республикасы, 420111.