Минем сайлавым якланган
Минем сайлавым якланган

Сайлауларда үтә күренмәлелек ничек тәэмин ителә?

Татарстанда 2021 елгы сайлауларның үтә күренмәлелеге төрле юллар белән тәэмин ителәчәк.

Күзәтүчеләр

Сайлауларда күзәтүче теркәлгән кандидат, теркәлгән кандидатны күрсәткән сәяси партия, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнергә мөмкин.

Видеокүзәтү

2021 елда белән республикада барлык эре сайлау участоклары, шулай ук барлык территориаль сайлау комиссияләре видеотеркәлү системасы тәэмин ителәчәк. Бу беркетмәләрнең күрсәткечләрен кертүнең һәм нәтиҗәләрне санауның дөреслеген контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

QR-кодлар

Барлык сайлау участокларында беркетмәләр QR-кодлаштыру технологиясен кулланып әзерләнәчәк. Ул йомгаклау беркетмәсен төзегәндә һәм "Сайлаулар" ДАС системасына белешмәләр керткәндә хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирә. Территория сайлау комиссиясенең система администраторы мәгълүматны элек кулдан язу ысулы белән керткән булса, хәзер ул беркетмәнең QR-кодын сканирлый. Бу күрсәткечләрне керткәндә хаталарны булдырмаска мөмкинлек бирә, тавыш бирү нәтиҗәләрен ясау вакытын шактый кыскарта.

Тавышларны автомат санау

Участокларда тавыш бирү үткәрүнең һәм тавышларны санауның техник чаралары - сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ-2017) кулланылачак.

КОИБ электрон система һәм сканер белән тәэмин ителгән, ул шунда ук бюллетеньдагы мәгълүматны санарга һәм шул рәвешле тавышларны автомат санауны алып барырга мөмкинлек бирә. Машина бер генә бюллетеньне кабул итә, чөнки комплекс ике яклы бит детекторы белән җиһазланган. Шуңа күрә КОИБда бер бюллетеньнән артыгын салырга теләсәң, җайланма бу гамәлне кире кагачак. Дөрес рәсмиләштерелмәгән бюллетень яки КОИБ ның башка участогыннан бюллетень шулай ук кабул итми.

Барлык күрелгән чаралар сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның ышанычлылыгын һәм ачыклыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.