Кемне сайлыйбыз?
Кемне сайлыйбыз?

Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын  Россиянең балигъ булган гражданнары сайлаячак.

Казанның Азино һәм Студентлар сайлау округларында яшәүчеләр һәм Түбән Кама халкы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларда катнашачак.

Өстәмә рәвештә Казаннан һәм Татарстанның 41 районыннан муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайланачак.

Дәүләт Думасына депутатлыкка кем кандидат була ала?

Дәүләт Думасы депутатына 21 яшькә җиткән, эшкә сәләтле дип танылган, иректән мәхрүм итү урыннарында тормаган Россия Федерациясе гражданлыгына ия булган кеше күрсәтелергә хокуклы.

Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар катнаш мажоритар-пропорциональ система буенча узачак. Бу Дәүләт Думасы урыннарының яртысы (225) бермандатлы сайлау округлары буенча (бер депутат - бер округ), ә икенче яртысы - 5 процент сайлаучылар хуплаган партия исемлекләре буенча сайланачак дигән сүз.

Бермандатлы округларда кандидатлар үз кандидатураларын мөстәкыйль рәвештә күрсәтәләр яки сәяси партияләрдән тәкъдим ителәләр. Округта җиңү чагыштырмача күпчелек системасы буенча бирелә: кандидат үзенә бирелгән тавышлар саны буенча беренче урынны алса, сайланган була. Тавышларның яртысыннан артыгын алу һәм тавыш бирүнең икенче турын үткәрү таләбе каралмаган.

Кандидатларның федераль исемлекләрен күрсәтү белән сәяси партияләр шөгыльләнә. Күрсәтү турындагы карар сәяси партия съездында яшерен тавыш бирү юлы белән кабул ителә, ә кандидатларның федераль исемлегенә кандидатураларны кертү тәртибе һәм яшерен тавыш бирүне уздыру тәртибе сәяси партия уставы белән билгеләнә.

Татарстаннан Дәүләт Думасына ничә депутат һәм нинди срокка сайланачак?

Федераль Собраниенең яңа чакырылыш Дәүләт Думасында Татарстаннан бермандатлы округлар буенча сайланачак 6 депутат эшләячәк. Партия исемлекләре буенча узачак депутатлар санын без сайлаулардан соң гына беләчәкбез. Дәүләт Думасы депутатларының вәкаләтләре срогы - 5 ел.

Татарстаннан Дәүләт Думасының хәзерге чакырылышында15 депутат эшли: шуның 6 сы – бермандатлы округлар буенча , 9 ы партия исемлекләре буенча сайланган.